Гөлбикә костюмы XIX гасыр Казан губернасында яшәгән авыл кешесе костюмына охшатып ясалган. Ул вак чәчәкләр төшерелгән, киҗе-мамык тукымадан тегелгән күлмәк, җиңсәләр һәм милли бизәкләр төшерелгән алъяпкычтан һәм эчтән киелә торган ыштаннан тора. Башында артка бәйләнгән ак яулык, аягында чигүле читек.
Курчак белән тагын да кызыклырак уйнау һәм татар халкының мәдәнияты белән уен формасында танышу өчен татар телендә төсле иллюстрацияле кулланма да бар.
Курчак вертикаль хәлдә тора ала, баш һәм кул-аяклары хәрәкәтләнә. Күзләре ачыла һәм ябыла.
Курчакның буе: 43 см
Курчакның тартмадагы авырлыгы: 1200 г
Тартманың үлчәме: 48,5*21*12,8 см.
Гөлбикә кыз тавышы белән татар телендә 12 җөмлә әйтә. Ул баланы сәламли, аның исемен сорый һәм дуслык турында шигырь сөйли. Гөлбикә кешенең тән әгъзалары, милли кием элементлары, орнаментлары белән таныштыра, милли ризыклар турында сөйли, җырлый һәм бармак уеннары уйный. *курчакның татар телендә төсле иллюстрацияле кулланмасы да бар.
4490,00₽
“Минем курчагым” бренды курчаклары тулысынча сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен зыян китерми торган материаллардан эшләнгән. 3 яшьтән зуррак балалар өчен каралган. Курчаклар Россиядә җитештерелә, барлык иминлек сертификатлары да бар.
Сертификат әлеге товарның барлык билгеләнгән техник регламентларга һәм сыйфат стандартларына туры килүен гарантияли. Курчакларның балалар өчен функциональ һәм сәламәтлек өчен зыян китермәвенә тикшеренүләр үткәрелде. Безнең курчаклар белән уйнау сөйләм һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый, игелек һәм тыйнаклык тәрбияләргә ярдәм итә.
Курчакның буе: 43 см
Курчакның тартмадагы авырлыгы: 1200 г
Тартманың үлчәме: 48,5*21*12,8 см.
“Минем Әминә” курчагы Коръәннән 10 сүрә һәм “Аятел-көрси” догасын укый. Намаз өчен укыла торган бөтен догаларны да белә. Курчак Коръәнне тәҗвид кагыйдәләрен истә тотып укый. Ул матур, төсле тартмага салынган. Курчак белән уйнар өчен өстәмә аксессуарлары да бар: намаз уку өчен күлмәк, намазлык, сумка, тарак һәм көзге.
Курчакның буе: 43 см
Курчакның тартмадагы авырлыгы: 1200 г
Тартманың үлчәме: 48,5*21*12,8 см.
“Гомәр” – татар телендә сөйләшә торган малай курчак. Гомәр малай тавышы белән татар телендә 13 җөмлә әйтә. Ул исәнләшә, дуслык , ирләр, аларның холкы һәм һөнәрләре турында сөйли, татар милли музыка уен кораллары һәм костюмнары белән таныштыра, татар җырларын башкара.
*курчакның татар телендә төсле иллюстрацияле кулланмасы да бар.