fbpx

Без 6 елдан артык мәгънәле, уникаль курчаклар эшләү белән шөгыльләнәбез

2015 елның җәендә миңа Коръән сүрәләрен укый торган курчаклар ясау идеясе килде һәм шул ук елның декабрендә без “Минем Әминә” дигән беренче сөйләшә торган курчагыбызны эшләдек.

2018 елда ассортиментыбыз татарча сөйләшә торган “Минем Сөембикә” курчагы белән баеды. “Минем Сөембикә” – татар милли киемендә, ә “Минем Әминә” курчагы шәригать кануннары буенча киенгән иде. Һәр курчакның киемнәре кулдан һәм бары бер генә данәдә тегелде.

Без үсеш юлында

Безнең проект ике кешедән башланды: бу - мин һәм әнием.

Мин болай дип әйтергә яратам: әни тегә, ә мин калган эшләрне башкарам. Хәзер курчакларны эшләү белән зур бер команда шөгыльләнә: проектның авторы, дизайнерлар, этнограф, рәссам, филолог һәм редакторлар.

Безнең эшләү дәверендә 700 артык кыз бала безнең курчаклар белән уйнау бәхетенә иреште.

2020 елда татарча сөйләшә торган "Гомәр һәм Гөлбикә" курчакларын эшли башладык

2020 елның апрелендә без Татарстан Республикасы заказы буенча 3992 данә “Гөмәр һәм Гөлбикә” курчакларын әзерләп республикабызның балалар бакчаларына тапшырдык.

Татар курчакларын эшләүдә катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәт!

Безнең дуслар һәм партнерларыбыз

Безнең турында массакүләм мәгълүмат чаралары

Безнең турында видеолар

Безнең проектның дипломнары

Сезне үзебезнең партнерларыбыз рәтендә күрергә шатбыз

Оставить заявку